Хәзерге вакытта Татарстанда “IT-чемпион” акциясенең икенче этабы дәвам итә. Чара тәмамланырга әллә ни күп вакыт калмады инде – 30 ноябрьдә укучылар арасындагы иң популяр конкурсларның берсенә нәтиҗәләр ясалачак.
18 ноябрьдә Баулыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәтахов, муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре, аларның укыту-методик эш буенча урынбасарлары, кадрлар һәм аттестация мәсьәләләренә кураторлык итүче белгечләр катнашты.
“Бу авылдан китмәс идем”, – ди Әтнә районының Бәрәскә мәктәбендә физкультурадан белем бирүче Радик Шәрәфиев. Югыйсә Бәрәскә аның өчен туган авыл да түгел. Әлеге мәктәпкә Шашы авылына көн саен утыз чакрым араны узып килә егет.
23-25 ноябрь көннәрендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә чит ил студентларының социальләшү мәсьәләләренә багышланган бөтенроссия форумы уздырыла. Анда дөньяның 50 иленнән Россиядә белем алучы 300ләп студент катнашуы көтелә. Форумны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән Россия Яшьләр берлеге, Россиянең студентлар һәм студентлар берләшмәләре ассоциациясе, ТР Студентлар лигасы, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан шәһәренең чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе оештыра.
25 ноябрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында (Казан ш., Павлюхин ур., 57) сәгать көндезге 2дә “Күркәм гаилә” республикакүләм бәйгесенең финал туры уздырыла. Әлеге бәйге, бар яктан да булдыклы, авылның горурлыгы булырдай гаиләләрне ачыклау һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, игълан ителгән иде. Финалда җиңү яулаган гаилә “Республиканың күркәм гаиләсе” исеменә лаек булачак.
Республикада якшәмбе мәктәпләренең саны утыз бишкә җитте һәм алар елдан-ел арта бара. Шулай да чын мәгънәсендә, җисеме дә мәктәп атамасына туры килгәне берәү, ул Казанда урнашкан. Калганнары аерым бүлекләр булып этник культуралы мәктәпләрдә, мәдәният йортлары каршындагы түгәрәкләрдә эшли.Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова сүзләренә караганда, әлеге мәктәпләр тел өйрәтү белән генә чикләнми, үз халкының йола-гадәтләрен, сәнгать-мәдәниятен, тарихын өйрәнүне дә күздә тота.
Казан шәһәренең А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сарае "2015 елның иң яхшы балаларга өстәмә белем бирү оешмасы" конкурсы лауреаты булды. Ә балалар иҗаты сарае директоры Елена Габитова 2015 елның иң нәтиҗәле җитәкчесе дип табылды.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә һәм 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, республика мәктәпләрендә әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, татар халкы теленә, тарихына кызыксыну уяту, күренекле шәхесләренең иҗатын барлау, өйрәнү, пропагандалау максатында гомуми белем оешмалары укучылары өчен 2015 нче елның 19 нчы ноябрендә «Шәҗәрәләр-нәсел агачы» исемендәге II төбәкара фәнни –гамәли конференция үткәрелде.
19 ноябрьдә Ульян шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының III съезды үтте. Съезд эшендә төбәк губернаторы Сергей Морозов, Мәгариф һәм фән министры Екатерина Уба белән беррәттән Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.
Бүген, 19 ноябрьдә "Россия ел тәрбиячесе-2015" конкурсы финалистлары өчен СМС-тавыш бирү бара. Татарстан тәрбиячесе Бөгелмә шәһәренең 14нче прогимназиясе тәрбиячесе Людмила Барабошкина "Ел тәрбиячесе-2015" исеменә дәгъва кылучы төп унлыкка керде һәм 7нче номер астында чыгыш ясый.