2015 елның 16 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәрендә "Россия ел укытучысы-2015" IV Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең финал чаралары башланып китте. Бәйгедә Татарстан Республикасыннан Бөгелмә шәһәренең "Журавушка" дип аталган 14нче прогимназиясе тәрбиячесе Людмила Барабошкина катнаша. Конкурсантлар "Педагогик брифинг"та катнашачак, балалар катнашында ачык дәресләр күрсәтәчәк, ә иң яхшылары дип табылган ун тәрбияче "Мастер-класс" үткәрәчәк һәм "Һөнәри сөйләшү" дип аталган ток-шоуда катнашачак.
2015 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Буа муниципаль районының мәгариф идарәсе белән берлектә Буа шәһәренең академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү белем мәктәбендә «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» дип исемләнгән II төбәкара фәнни-гамәли конференция уздыра.
2015 елның 17 ноябрендә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә Рамил Курамшин исемендәге V Республикакүләм баянистлар бәйгесе узды. Бәйгедә музыка мәктәпләре һәм балалар сәнгате мәктәпләре укучылары, урта педагогик уку йортлары студентлары катнашты.
2015 нче елның 18 нче ноябрендә Татарстанның халыклар Дуслыгы Йортында «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында, Татарстан Республикасының күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонетлы мәктәп укучылары Фестиваленең йомгаклау туры һәм гала-концерты үткәрелә.
2016 елда Математика буенча халыкара фәнни-белем бирү үзәкләре Россиянең дүрт шәһәрендә булдырылырга тиеш. 2021 елга кадәр барлыгы мондый алты оешма ачылырга тиеш. Бу хакта Дмитрий Ливанов хәбәр итте. 2016 елда исә әлеге үзәкләр Мәскәү, Петербург, Казан һәм Новосибирск шәһәрләрендә ачылачак.
Бүген Баулыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы була. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәтахов, муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре, аларның укыту-методик эш буенча урынбасарлары, кадрлар һәм аттестация мәсьәләләренә кураторлык итүче белгечләр катнашачак.
Бүген, Халыкара толерантлык көне уңаеннан, Татарстан мәктәпләрендә “Толерантлык дәресе” акциясе башлана. 23 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк әлеге акция кысаларында укучылар Россия территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни мирасы белән танышыр, төрле милләт вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүгә шәхси өлеш кертүнең мөһимлеге турында фикер алышыр, төрле этнослардагы, мәдәниятләрдәге төп кыйммәтләр һәм дөньяга карашлар системаларының охшашлыгы нәрсәдә чагылуын белер дип көтелә.
Татарстан Республикасы мәдәният оешмаларына бушлай бару буенча программалы график буенча республиканың 17 муниципаль районыннан мәктәп укучылары ике чираттагы спектакльдә булачак. 19 ноябрьдә В.И. Качалов исемендәге Казан академия зур драма театрында "Глумов" дип аталган спектакль, ә 20 ноябрьдә Татар дәүләт "Әкият" курчак театрында "Цветик-семицветик" музыкаль әкияте күрсәтеләчәк.
Мөслим районы Шуганка башлангыч мәктәбе укучылары Денис Петров һәм Рунар Хәсәнов көзге каникулның соңгы көнен бик истәлекле үткәрделәр. Алар Тойгелде авылындагы атлар торагына экскурсия ясады.
2015 елның 10 һәм 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге белән берлектә семинар-киңәшмәләр сериясе уздырды. Семинарлар 2016 елда дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп аспектларына багышланган иде.