ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия югары уку йортлараны кабул итү тәртибе турындагы яңа боерыкны бастырган, ул алдагы елларда гамәлдә булачак. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел Нурлат районының 37 мәгариф хезмәткәре профсоюз линиясе буенча шифаханәгә юллама алып, сәламәтлеген ныгыта. Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы оешмалары советында әйтүләренчә, юлламалар, нигездә, Татарстан шифаханәләренә бирелә.

Кукмара районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, мәгариф идарәсе тарафыннан “Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче иң яхшы тәрбияче” дигән республика бәйгесенең район туры уздырылды. Әлеге конкурста район балалар бакчаларыннан 19 тәрбияче катнашырга теләк белдерде.

Казан читендәге торак пунктларның берсе – Чебакса бистәсендә яңа балалар бакчасы ачылды.

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев 2016 – 2025 елларга «Россия Федерациясе субъектларында гомуми белем оешмаларында яңа урыннар булдыруга ярдәм» программасы буенча селектор киңәшмә уздырды.

9
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Педагогик үлчәнешләр федераль иституты (ФИПИ) сайтына урнаштырылган бердәм дәүләт имтиханнары биремнәре ачык банкы математикадан база дәрәҗәдәге БДИ биремнәре белән тулыландырылган. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт сайтында хәбәр ителә.

30 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Екатеринбург шәһәрендә WorldSkills методикасы буенча сәнәгать өлкәсенең югары технологияле эшче һөнәрләренең WorldSkills Hi-Tech 2015 һикенче милли чемпионаты узды.

2015 елның 10-12 ноябрендә Республика олимпиада үзәгендә IV Республикакүләм тарихи-хокукый турнир узачак.

2015 елның 1-нче октябреннән 31-нче октябренә кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 42  мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 4 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.
Россия ислам институтында студентлар һәм мәктәп укучылары арасында “Журналист буласым килә” ислам темасына багышланган иҗади эшләр конкурсы башланды. Аны РИИ һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International