ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 2 ноябреннән республика мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Каникул 8 ноябрьгә  кадәр дәвам итәчәк.
“Агач утырт” акциясе кысаларында Урыссудагы 4 нче мәктәп янында 88 нарат агачы утыртылды. Татарстан Президенты тарафыннан игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы кысаларында уздырылган акцияне тормышка ашыруда барлык укучылар, аларның әти-әниләре, педагоглар һәм уку йортының административ хезмәткәрләре – барлыгы йөздән артык кеше катнашты.
Чирмешән районында озакламый мәктәпләрнең тормыш иминлеге нигезләре кабинетлары, ату тирлары яңача җиһазланачак.

Казанның Универсиада авылына бүген, 26 октябрьдә, яңа мэр билгеләнде – ул Илнур Рәхимов. Бүген Казан каласы җитәкчелегенң “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин шул хакта игълан итте. Моңа кадәр И.Рәхимов “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерциячел булмаган автоном оешмасының аккредитация департаменты директоры булган.

26 октябрьдә Тәтеш районында П.С.Ханжин исемендәге Тәтеш 1нче урта мәктәбе базасында педагог-оештыручылар, балалар хәрәкәте кураторлары өчен зона укыту семинары узды.
КФУның Алабуга институтында филология өлкәсендә заман проблемалары һәм телләрне өйрәтү методикасында багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Чара чит телләр факультетының 50 еллыгына багышлап уздырылды

23
октябрь, 2015 ел
җомга
2015 елның 24 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда "Нәрсә?Кайда?Кайчан?" интеллектуаль уены һәм "Брэйн-ринг" викторинасы буенча республикакүләм турнирның финалы уза. Уеннар  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1252  мәктәбеннән 49  меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 59 420  шәхси кабинетта сакланган.
2015 елның 23 октябрь көнне Казан шәһәре  Идел буе районы балалар йортында  “Зирәкләр” бәйгесе узды. Уен нәтиҗәләре буенча  Лаеш районы балалар йорты “Акчарлак” төркеме беренче урынны яулады.
2015 нче елның 23 октябрендә Балтач районы Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбендә «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләре формалаштыру: регулятив, танып-белү уку гамәлләре» темасына төбәкара семинар үткәрелде. Семинар эшчәнлегендә Балтач районы һәм Киров өлкәсе татар мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Киров өлкәсе татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International