ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

15 октябрьдән Казанда астрономия буенча халыкара олимпиада уздырылды. Анда Румыния, Корея, Һиндстан, Таиланд, Кытай, Чехия, Болгария, Италия, Әрмәнстан, Казакъстан, Швеция һәм Россиядән 62 укучы катнашты. Атна дәвамында яшь астрономия белгечләре теоретик, күзәтүчелек һәм гамәли этапларны үтте. Искәртеп узабыз, XX халыкара астрономия олимпиадасында Россия данын яклап алты укучы - бөтенроссия олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары катнашты. Алар арасында - Казан федераль университеты IT-лицееның 9 нчы сыйныф укучысы Игорь Никоноров.


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 21 октябрендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында М.Фәйзи пьесасы буенча куелган "Галиябану" спектакле күрсәтеләчәк.
15-23 октябрьдә Казанда укучылар арасында Халыкара астрономия олимпиадасы уза. Анда Румыния, Македония, Корея, Һиндстан, Таиланд, Кытай, Чехия, Болгария, Италия, Әрмәнстан, Казакъстан, Швеция һәм Россиядән 60тан артык укучы катнаша.
 2015 елның 22 октябрендә  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы юристлары мәгариф өлкәсенә караган сораулары булган кешеләр өчен Зәй муниципаль районында  бушлай юридик консультация уздырачак.
Декабрь аенда Россиянең 70 төбәгенең 19 мең мәктәбендә 4нче сыйныфта белем алучы 600 меңләп бала математика һәм рус теленнән сынау тикшерү эшләре башкарачак. Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт сайтында хәбәр ителгәнчә, киләчәктә бу төр эшләрне һәр уку елы азагында: 2016 елда 4нче сыфныфлар өчен, 2017нчедә 4нче һәм 5нче сыйныфларга уздыру планлаштырыла.

20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
17 октябрьдә Мамадыш шәһәрендә Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы финалы узды. Ярышларда республиканың бөтен районыннан 1,5 мең педагог, мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
28 октябрьдә ТР Халыклар дуслыгы йортында “Күп мәдәниятле җәмгыятьтә милли телләрне саклау һәм үстерү” дигән темага төбәкара конференция һәм мәктәп укучыларының РФ халыклары телләрендә укулары була.
2015 нче елның 15-17 нче октябрендә Балык Бистәсе районында регионара семинар уздырылды. Семинар эшендә Төмән һәм Ульяновск өлкәсе делегацияләре катнашты.
Иртәгә 13.00дә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының утырышлар залында Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Гыйлем” проекты “Татар телендәге фәннең үсешендә киртәләр” дигән темага түгәрәк өстәл оештыра. Очрашу кысаларында татарларда фәннең асылы, татарча фәнни терминология булдыру проблемалары, фәнни проектларның эш үзенчәлекләре турында фикер алышу планлаштырыла. Чарада югары уку йортлары мөгаллимнәре һәм галимнәр, шулай ук “Гыйлем” проекты волонтерлары катнашыр дип көтелә.

19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Агымдагы уку елында Россиядәге дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары аспирантлары өчен  Россия Федерациясе президенты стипендиясе квотасы ике урын тәшкил иткән. Әлеге стипендиягә ТИСБИ Идарә университеты һәм Санкт-Петербург идарә һәм икътисад университеты аспирантлары лаек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International