ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 1 июнендә "Буревестник" стадионында Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмалары II Спартакиадасының  җәйге этабы финалының ябылу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. 30 майдан 1 июньгә кадәр дәвам иткән ярышларда Татарстан Республикасының 73 белем бирү йортыннан бер меңнән артык спортчы катнашты. Алар җиңел атлетика, волейбол, баскетбол, йөзү, татарча көрәш кебек ярышларда үзара көч сынашты.
Бүген Россия төбәкләрендә математика буенча база дәрәҗә бердәм дәүләт имтиханы тапшырыла. Татарстанда исә чыгарылыш классларның 8,6 мең укучысы әлеге эш белән мәшгуль. Республика буенча шуның өчен 86 кабул итү пункты гамәлдә. Математика буенча БДИны база һәм профиль дәрәҗәгә бүлү – имтиханнар тапшыру кампаниясендә быел кертелгән яңалык.

        «Ата – аналар  тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыруга ярдәм итү үзәге” территорясендәге эленеп торган баннер  килгән  hәрбер кешене - ятим калган бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш дигән лозунг белән каршы ала. Үзәк белгечләре  30 майда тәрбиягә бала алган гаиләләр hәм балалар йортынын мөстәкыйль  тормышка атлаган  яшьләре, аларның балалары өчен “Гаилә салават күпере” дигән   мәдәни – масса, күңел ачу бәйрәме  үткәрделәр. Әлеге бәйрәм балаларны яклау коненә багышланган иде. Бәйрәмдә балалар ясаган, теккән  кул әшләрен сату ярмаркасы  узды. Әлеге ярмаркада сатылган акчага ата – аналар тәрбиясеннән мәхрәм калган балаларны Свияжск шәхәренә экскурсиягә  алып бару өчен китәчәк.

Кадерле укучылар, хөрмәтле әти-әниләр!
Һәр елның җәй башында бөтен Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. 1 июнь көне кечкенәләрнең зурлар ярдәменә һәрдаим мохтаҗ булуларын искәртеп торган көн. Балаларның киләчәген бәхетле итү - ул безнең бурыч.
1 нче июнь көнне Алабуга шәһәрендә ятим балалар йорты хөрмәтле кунакларны каршы алды. Алар арасында Алабуга шәһәренең башлыгы – Г.Е.   Емельянов, шәһәр башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары – Л.Н.  Рыбакова, Попечительләр советы вәкилләре – ОАО ПО “ЕлАЗ” генераль директоры - К.С. Галимов, ЗАО “Медикам” җитәкчесе – Г.А. Ахметова, “Ак Барс Созидание” хәйрия фонды башлыгы - А.Ф. Валиева һәм башкалар катнашты. Килгән кунаклар балаларга тәмле күчтәнәчләр, электр һәм өй җиһазлары бүләк иттелеләр.

30
май, 2015 ел
шимбә
30 майдан 1 июньгә кадәр Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмаларының II Спартакиадасының җәйге финал этаплары булачак.
Программага җиңел атлетика, волейбол, баскетбол, йөзү һәм милли көрәш буенча ярышлар кертелгән.

29
май, 2015 ел
җомга
2015 елның 28 маенда "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә II Республикакүләм балалар техник иҗаты фестивале тәмамланды. Ябылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты. Балалар техник иҗаты фестивале җиңүчеләре дип Яр Чаллы шәһәре укучылары командасы табылды, 2 урынны Кукмара муниципаль районы, 3 урынны Алексеевск муниципаль районы командалары яулады. 

28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
27 майда  “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә балалар техник иҗатын үстерүгә ярдәм итү буенча ТР муниципаль берәмлекләре фестивале тантаналы ачылды.
Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, бард һәм композитор Григорий Гладков катнашты.
Казан чыгарылыш сыйныф укучылары 10.00 сәгатьтә рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы биремнәрен эшләргә кереште. Бу быел Татарстанда 18 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшыра торган беренче массакүләм имтихан. Имтихан 3,5 сәгать дәвам итә.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов сөйләвенчә, бүген мәҗбүри фән буенча БДИ тапшыру өчен 86 пункт ачылган. “Имтихан үткәрү пунктлары металл кысалар, видеокүзәтү системалары белән җиһазланган, бу БДИ үткәрүне объектив һәм үтә күренмәле итү өчен эшләнелә”, - дип билгеләп үтте ул.

27
май, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 27-28 маенда   “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә балалар техник иҗатын үстерүгә ярдәм итү буенча ТР муниципаль берәмлекләре фестивале уза. Фестиваль кысаларында авиа-, ракета-, судно- юнәлешләре, робот техникасы, агач эшкәртү, шулай ук “Минем кече Ватаным”, “Җиңүнең 70 еллыгы” , “Балалар уенчыгы” темаларына багышланган күргәзмә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International