Балаларны яклау көне

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

 «Ата – аналар  тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыруга ярдәм итү үзәге” территорясендәге эленеп торган баннер  килгән  hәрбер кешене - ятим калган бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш дигән лозунг белән каршы ала. Үзәк белгечләре  30 майда тәрбиягә бала алган гаиләләр hәм балалар йортының мөстәкыйль  тормышка атлаган  яшьләре, аларның балалары өчен “Гаилә салават күпере” дигән   күңел ачу бәйрәме  үткәрделәр. Әлеге бәйрәм балаларны яклау көненә багышланган иде. Бәйрәмдә балалар ясаган, теккән  кул әшләрен сату ярминкәсе  узды. Әлеге ярминкәдә сатылган акчага ата – аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны Свияжск шәхәренә экскурсиягә  алып бару өчен китәчәк.

  Әлеге ярминкәдә  үзләренең концерт номерлары белән яшь талантлар катнашты. Бәйрәм барышындә, үзәк территориясендә бәләкәй балалар асфальтта рәсем ясады, олы балалар  спорт площадкасында   футбол уйнадылар. Соңрак үзәк бинасында  тәрбиягә бала алган ата –аналарны котлап hәм тәбрикләп уздылар.  Үзәк белгечләре  тәрбиягә бала алган иң актив гаиләләрне  рәхмәт  грамоталары, буләкләр белән тәбрикләде.

 Үзәк хезмәткәрләре  бәйрәмне оештыруда ярдәм итүче «Мамонтёнок» волонтерлар төркеменә үзенең зур рәхмәтләрен  белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International