ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Кичә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында балалар бакчалары төзелеше буенча республика программасын гамәлгә кую буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Илшат Гимаев үткәрде.
Татарстанның 4 югары уку йорты Россиянең Топ-100 вузы исемлегенә кергән. Казан дәүләт медицина университеты 35 нче урыннан 31нче урынга күтәрелгән. КФУ былтыргы позициясен саклап калган: ул – 18 нче. Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты – КХТИ 54 нче урыннан 62 нчегә, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ 60 нчы урыннан 63 нчегә төшкән.

3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
1 июньнән “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати системасы аша 2015-2016 елларга мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә балаларны массакүләм туплау чарасы башланды.
Бүген Казанның Халыклар дуслыгы йортында туган теле рус булмаган мәктәп укучыларының Рус теле буенча халыкара олимпиадасын ачу тантанасы узды.

2
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Кичә Казанның “Идея” технопаркында робот техникасы буенча V республика фестивале уздырылды. Анда Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 60лап укучы катнашты. Роботларның ярышуын карарга һәм аларны ясаган яшь техниклар белән аралашырга исә берничә дистә тамашачы килде.
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов “Кояшкай” балалар бакчасына килеп, сабыйлар белән аралашты. Биредә, традицияне дәвам итеп, райондагы 30 балалар бакчасы мөдиренә нәниләргә уенчыклар алу өчен сертификатлар тапшырылды.

1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Бу ел Казанда 20 яңа балалар бакчасы төзелә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең 6сына реконструкция үткәрелә, эшли торган балалар бакчасында өстәмә яңа 30 төркем ачылачак. Казанда 15 меңнән күбрәк сабый 1 сентябрьгә балалар бакчасында урыннар белән тәэмин ителер дип көтелә. Бу хакта бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитетның мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин аңлатма бирде.
Лашман мәктәбе укучылары яңа уку елында тәнәфесләрдә теннис уйный алачак. Теннис өстәлен мәктәпкә укучылар җыйган макулатура акчасына алганнар.
Казан ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бирелгән 1 млн сум күләмендә грантны олимпиада хәрәкәте үсешенә юнәлтәчәк. Бу хакта бүген Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Бүген, Балаларны яклау көнендә, ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре турында рәсем һәм инша конкурсы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” Республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башка рәсми затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International