ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
5 июньдә 11 сыйныф укучылары математикадан икенче мәҗбүри БДИ тапшыра. Әлеге имтиханны тапшыру өчен 19 мең 597 татарстанлы-чыгарылыш сыйныф укучысы теркәлгән. Имтихан 3 сәгать 55 минут дәвам итәчәк.

Бүген, 6 июньдә Казан Ратушасында рус теле буенча туган теле рус булмаган мәктәп укучылары өчен уздырылган Халыкара олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын тәбрикләү тантанасы узачак.

Быел Азнакайда муниципаль район башлыгы гранты Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңү һәм призлы урыннар яулаган 16 укучыга тапшырылды.
Фән олимпиадаларының муниципаль этапларында 983 укучы катнашып, 217се уңышка ирешкән, 189 укучы берничә фәннән призлы урын алган.

3
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан автомәктәпләрендә курсантларның практик дәресләрен электрон система контрольдә тотачак. Әлеге системаны куллану турындагы боерыкны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков имзалады. Әлеге системаны кертү хакындагы тәкъдим белән Татарстан Хөкүмәтенә берьюлы ике ведоство мөрәҗәгать итте: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.
1 июньдә башланачак җәйге каникуллар вакытына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларында республика профиль сменаларының яңа программалары әзерләнде. Аларның эшчәнлегенә министрлык, ведомстволарның әйдәп баручы белгечләрен, Татарстан Республикасы югары уку йортлары профессорлык-педагогик составы җәлеп ителәчәк.
Берәүләр: “Тел, милләтне саклап калырга кирәк”, – дип чаң сукканда, актанышлылар, сүздән эшкә күчеп, моны гамәлләре белән исбатлый. “Без русча сөйләшә белмибез”, – дип шаяртып, фәкать ана телендә генә аралашуны канун иткән халкы белән беррәттән, районда моннан өч ел элек сәләтле балалар өчен ачылган гуманитар гимназия-интернат та тел һәм милләт сагында тора.  

Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт “Гадел БДИ өчен” Бөтенроссия хәрәкәтенең чираттагы “БДИ мониторинг картасы” интернет-порталын эшләтеп җибәрү буенча инициативасын хуплап чыкты.


2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Кадерле балалар! Хөрмәтле өлкәннәр һәм хезмәттәшләр!
1 июнь- җәйнең көтеп алган беренче көне һәм балачакның иң якты бәйрәме – Халыкара балаларны яклау көне.
Балачак – һәрчак җылы хисләр белән генә искә алына торган иң бәхетле һәм ваемсыз чак. Моның болай булуы иң беренче чиратта әти-әниләрдән тора. Аларның мәхәббәте, иркәләүләре һәм кайгыртучанлыкларыннан башка чын кеше тәрбияләү мөмкин түгел.
2014 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Прокуратурасында республика ведомствоара иншалар бәйгесе җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы.
Үткән атнада Казанда уздырылган балаларның техник иҗатын үстерүгә ярдәм итүче беренче республика фестиваленнән робот техникасы белән шөгыльләнүче Спас районының “Регата” командасы беренче урынны алып кайтты. Ирешкән зур уңышлары өчен аларга кубок, диплом һәм сертификат тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International