Азнакайда 16 укучыга район башлыгы гранты тапшырылды

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
Быел Азнакайда муниципаль район башлыгы гранты Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңү һәм призлы урыннар яулаган 16 укучыга тапшырылды.
Фән олимпиадаларының муниципаль этапларында 983 укучы катнашып, 217се уңышка ирешкән, 189 укучы берничә фәннән призлы урын алган.
Бөтенроссиянең төбәк һәм республика олимпиадаларында районнан 102 укучы үз белемен сынап караган. Призерлар аеруча татар теле һәм әдәбияты буенча күп – 7 урын.
Грант алучыларның иң кече яшьтәгесе – математика буенча республика олимпиадасында җиңгән 5 нче мәктәпнең 4 нче сыйныфы укучысы Сергей Михайлов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International