ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Балаларны яклау көне 30 майда ук башланды. Балалар йорты базасында Алабуга муниципаль район башлыгы Емельянов Г.Е. һәм шәһәрнең төп структур җитәкчеләре катнашында киңәшмә булды. “ААЗ” Ачык акционер җәмгыяте җитәкчесе Галимов К.С. тарафыннан балалар йортына бүләкләр – заманча аудио һәм видео аппаратуралар тапшырылды.
Бүген Россиянең чыгарылыш сыйныф укучылары чит телләр һәи физика буенча БДИ тапшыра.
Татарстанда чит телләрдән имтиханны 1760 кеше тапшырырга теләк белдергән, аның төп өлеше - 1702 – инглиз теленнән, 17 – француз теленнән, 41 - немец теленнән.

30
май, 2014 ел
җомга
27-28 майда Түбән Кама авыл хуҗалыгы көллияте базасында һөнәри белем бирү йортлары арасында уздырылган “Автомеханик” һөнәре буенча “Үз һөнәре буенча иң яхшысы-2014” Республика һөнәри осталык олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Иртәгә, 31 майда 36 мең унберенче сыйныф укучысы математикадан мәҗбүри имтихан тапшырачак. Төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен 153 пункт оештырылачак. Исегезгә төшерәбез, 28 майда 9 сыйныф укучылары җәмгыять белеме, химия, әдәбият, информатика һәм ИКТдан имтихан тапшырган иде инде. Ә 6 июньдә - рус теленнән мәҗбүри имтихан.

29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
29 майда Татарстанның бөтен чыгарылыш сыйныф укучылары да рус теленнән БДИ тапшыра. Аны үткәрү өчен 101 имтихан үткәрү пункты әзерләнгән, шул исәптән 32се Казанда. Әлеге пунктлар икенче мәҗбүри имтихан- математикадан БДИ үткәргәндә дә (5 июнь) кулланылачак. Рус теленнән БДИны 19 меңнән артык укучы тапшыра, аларның биш ярымга якыны Казан шәһәре чыгарылыш укучылары.
27 майда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чемпионатта катнашучы татарстанлылар – яшь эшчеләр һәм көллият һәм техникум студентлары, производствога укыту мастерлары һәм укытучылары белән очрашты.
Минзәлә шәһәрнең аэроклубында Бөтенроссия күләмендәге ЭЭМ авиаотрядлары өйрәнүләре узды. Иганәчелек акциясенә һәм халыкара балар саклау көненә багышланган; авиаотрядлар командирлары, Минзәлә муниципаль районының ЭЭБ начальнигы Хазиев И.М. булышлыгы белән Минзәлә махсус коррекцион интернат мәктәбендә укучы балалар өчен экскурсия үткәрелде. Балалар вертолетлар тарихы һәм аларның куланнышы белән таныштылар.
Танайка-2 микрорайонында ике катлы балалар бакчасын апрель башында сала башладылар. Төзүчеләр бинананы 20 августка тапшырырга ышандыра.
Әлеге бакчага мөмкинлекләре чикле булган сабыйлар да йөри алачак. Бакча 260 урынга исәпләнгән һәм аны төзү өчен 130 миллион сум акча тотыла.

28
май, 2014 ел
чәршәмбе
29 майда чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри имтиханнарның беренчесен – рус теле буенча БДИ тапшырачак. Моның белән бәйле рәвештә Җәмәгатьчелек палатасы ел саен эшләп килә торган БДИ-2014 сораулары буенча кайнар линия ача. Гражданнар 7.00 сәг-тән 18.00 сәг-кә кадәр 8-800-700-8-800 номеры буенча (Россия буенча шалтырату бушлай) шалтыратып үзләренең сорауларын бирә яисә дәүләт имтиханнарында тәртип бозулар булуы хакында хәбәр итә ала.
Краснодар төбәгендә “XXI гасыр лидеры” Балалар иҗтимагый оешмалары Бөтенроссия конкурсының чираттагы туры үтте. Анда Татарстаннан 5 конкурсант, шул исәптән Чаллыдан “Балачагың инициаторлары” балалар-яшьләр иҗтимагый оешмасы активисты Рауль Тунгусков, катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International