Спасның яшь техниклары беренче урынны алды

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
Үткән атнада Казанда уздырылган балаларның техник иҗатын үстерүгә ярдәм итүче беренче республика фестиваленнән робот техникасы белән шөгыльләнүче Спас районының “Регата” командасы беренче урынны алып кайтты. Ирешкән зур уңышлары өчен аларга кубок, диплом һәм сертификат тапшырылды.
Робот техникасы олимпиадасында безнең район исеменнән беренче урта мәктәп укучылары Рамил Курмакаев һәм Виктор Фролов чыгыш катнашты. Аларның роботы Ютазы районы һәм Казан шәһәрендәге көндәшләрен артта калдырып, киртәле урынны 38 секунд эчендә үтте һәм алар өлкән укучылар арасында җиңү яуладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International