ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2013 ел
җомга
17 октябрь Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” II халыкара фәнни-гамәли форумы ачылды. Аның эшендә ерак һәм якын чит илләрдән: Германия, Кытай, Төркия һәм шулай ук Башкортстан, Кыргызыстан, Казахстан, Үзбәкстан, Әзербәйҗаннан, Россия төбәкләре вузларыннан филолог-галимнәр, аспирантлар, студентлар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша. Тел проблемасына багышланган җыенны КФУның ФСИ директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов ачты. “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү - Татарстанда, Россиядә һәм бөтен дөньяда әһәмиятле иҗтимагый көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Кешеләрнең үзләре өчен яңа кыйммәтләр ачуы, башка халыкларның мәдәниятләре аша гомумкешелек кыйммәтләренә тартылулары, шәхесара һәм мәдәниятара аралашуы хәзерге вакытта бик мөһим.

17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
17-18 октябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институты “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” II халыкара фәнни-гамәли форумы уздыра.
17 октябрьдә форумның тантаналы ачылышы, пленар утырыш, түгәрәк өстәл утырышы планлаштырылган, 18е – форум чаралары, ябылу тантанасы.
Мәктәпләр астрономия фә­не барлыгын биш ел элек онытты инде. Татар галим­нәре арасында исә, безнең Җирдә эшлисе эшләребез күп, нәрсәгә безгә Га­ләм, диючеләр дә бар. Ә менә Арча районының Яңа Кенәр лицее укучыларда Җиһанга карата мәхәб­бәт тәрбияләвен дәвам итә.
Нурлат муниципаль районында сентябрь башыннан бүгенгә кадәр җил чәчәге (ветрянка) белән “Шатлык” балалар бакчасында - 2, 4 нче мәктәптә 5 бала чирләгән. “Әкият” балалар бакчасында исә авыручылар саны иң күбе – 9.
Район педиаторы Людмила Гыйбадуллина хәбәр иткәнчә, быел бу чирдән вакцина кайтарылмый. Ә узган ел вакцина ясарга мөмкинлек булганда, күп ата-аналар балаларына прививка ясатудан баш тарткан.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы үзенең рәсми сайтында 2014 елның 1 гыйнвареннан балалар бакчасы өчен түләү белән таныштыру максатыннан, махсус баннер урнаштырды. Бу халыктан кергән күпсанлы мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып эшләнгән.

16
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
«Балык башыннан чери» дигәндәй, соңгы елларда юл-транспорт һәлакәтләренең кискен артуында автомәктәпләр һәм укытучы-инструкторларның да гаебе бар. Шуңа күрә хәзер республикада әлеге структуралар эшчәнлеге катгый игътибарга алына.
Хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 268 автомәктәп исәпләнә. Аларның эшчәнлеген, кагыйдә буларак, ЮХИДИ, Прокуратура, Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты күзәтә. Инде өч ел рәттән ЮХИДИ идарәсе Татарстанның автомәктәпләр федерациясе белән берлектә әлеге уку йорлары буенча махсус рейтинг төзи. Исемлек квалификация имтиханын беренче тапкырдан ук тапшыра алган яшь машина йөртүчеләр санын күздә тотып эшләнә.
15-17 октябрьдә ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты, КФУ һәм В.В.Докучаев исемендәге Туфракны өйрәнү җәмгыяте белән берлектә, шушы темага халыкара фәнни конференция уздыра. Рус һәм инглиз телләрендә барачак конференция Казан университетында туфрак белеме кафедрасы булдырылуның 85 еллыгына багышлана.

14
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
10-12 октябрь көннәрендә республика “Патриот” үзәгендә укучы яшьләр арасында “Ватанны сакларга әзер!” республика ярышларының финал бәйгеләре узды.
12 октябрь Татарстан Яшел Үзән районы Осиново авылында “Шатлык” яңа балалар бакчасы ачылды. Бу тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Татарстан Президенты Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин һәм башка рәсми затлар озатуында балалар бакчасы бинасын карады. Биредә балаларны тәрбияләү һәм укыту өчен барлык шартлар да булдырылган.
Быел I яртыеелыкта Татарстанда 71166 укучы һәм хәрби хезмәткә китүче яшьләр арасында уздырылган наркологик тикшерүләр нәтиҗәсендә, 37сенең наркотик кулланганлыгы ачыкланган: 6сы – мәктәп укучысы, 7се – башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениесенеке, 1се – югары уку йорты студенты, 23е– мундир кияргә җыенган егет.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International