ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

16-19 октябрьдә Казан (Идел буе) федераль уни­верситетының филология һәм сәнгать институтында “Туган телләрне һәм мәдә­ниятләрне саклау һәм үс­терү” дигән II халыкара фәнни-гамәли форум узачак. Анда барлыгы 500 ләп кеше катнашыр дип көтелә.
Быелгы җыенда телләрне генә түгел, сәнгатьне үстерү турында да сөйләшмәкче булалар. Форум кысаларында берничә халыкара һәм бө­тенроссия күләмендә конференция, олимпиадалар үткә­рү күздә тотыла. Студентлар өчен “Әдәби тәрҗемә: тел мәсьәләләре” дигән конференция оештырылачак.

Арча балалар сәнгать мәктәбе быел 25 ноябрьдә ачылуына чирек гасыр узуны билгеләп үтәргә җыена. Бүгенге көндә мәктәптә меңнән артык бала, музыка, бию, театр, нәфис сәнгать, театрга әзерлек бүлекләрендә белем ала. Районның башка мәктәпләрендә 15 филиал эшли.
Зәй шәһәренең политехник колледжында “Хокук белеме мәктәбе” дәресләре кысаларында студентларга хәрби хезмәт буенча хокуклар һәм бурычлар, яңа мәгълүматларны җиткерү максатында очрашу оештырылды. Анда район Советының аппарат җитәкчесе, кеше хокукларын яклау буенча республика вәкаләтлесе ярдәмчесе Клара Габидуллина, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткән шәһәрдәшләребез катнашты. Очрашу барышында егетләргә армия хезмәте үтүнең мөһимлеге аңлатылды, соңгы елларда хәрби частьләрдә нәкъ менә хәрби белем һәм тәҗрибә туплау өчен тудырылучы уңай шарт-лар ассызыкланды.

11
октябрь, 2013 ел
җомга
10-12 октябрь көннәрендә республика “Патриот” үзәгендә укучы яшьләр арасында “Ватанны сакларга әзер!” республика ярышларының финал бәйгеләре узды.
Ярышлар хәрби хәзерлекне билгели торган бәйгеләрдән торды.
Юта Хишияма 13 миллионга якын кешесе булган Япониянең башкаласында яши. Россия турында да мәгълүматлары аз булган японнар арасында татар телен өйрәнүче кеше барлыгына күпләр шикләнебрәк карый.
Токио чит телләр университетының төрек бүлеге аспирантурасында белем алучы япон егете үзлегеннән татар телен өйрәнә. Кайбер милләттәшләребез кирәк дип тапмаган телдә Юта иркен аралаша да, укый-яза да белә.

1 октябрьдән башлап Казанның ИТ-паркында Google һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “Татарстан. Алга” партнёрлык программасы старт ала. Бу – “Вперёд вместе с Google” мәгариф инициативасының Россия регионнарында Интернет-технологияләр һәм кулланучыларның мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлтелгән беренче күләмле этабы.

10
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Google компаниясе белән Татарстан Республикасы хакимияте арасындагы “Татарстан, Алга!” исемле партнерлык программасы кысаларында 2013нче елның 8нче октябреннән 10нчы октябренә кадәр “Республика мәгълүмати-методик тәэмин итү һәм мәгариф өлкәсендә контроль үзәге” дәүләт учреждениясе базасында муниципаль тьюторлар өчен «Компьютер грамотлылыгы һәм Интернетта балаларның иминлеге» исемле семинар үткәрелде.

9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
18 нән 22-нче октябрьгә кадәр Казанда бишенче тапкыр баскетбол буенча Россия кубогына коляскадагы инвалидлар арасында ачык ярышлар узачак.
19-21 октябрь көннәрендә ярышлар “УНИКС” баскетбол клубының Васильево бистәсендәге уку-тренировка үзәгендә үтә.
10-12 октябрь көннәрендә республика “Патриот” үзәгендә укучы яшьләр арасында “Ватанны сакларга әзер!” республика ярышларының финал бәйгеләре узачак. Ярышлар хәрби хәзерлекне билгели торган бәйгеләрдән тора. Җиңүчеләр дипломнар, медальләр белән бүләкләнәчәкләр. Җиңүче командаларга кубок тапшырылачак.

Республикада «IT-чемпион» бәйгесенең соңгы - өченче этабы дәвам итә. Ул 2 сентябрь көнне башланып китте һәм 20 декабрьдә генә тәмамланачак. Узган бәйгеләрдә абсолют җиңүче булып танылган укучылар конкурста яңадан катнаша алмаса да, баллар туплап, бүләк җыюларын дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International