ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 14 октябрь көнне Г.Камал ис. татар дәүләт театрының кече залында үтәчәк, дип хәбәр итә бәйгене оештыручылар.
Быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдереп, барлыгы 73 гариза килгән иде, 68 проект дөньякүләм бәйгедә катнашу хокукына ия булды.
Олы Кайбыч урта мәк­тәбенә – 85 ел! Тарих өчен әллә ни зур гомер дип әйтеп булмый, әмма шул вакыт эчендә ничәмә-ничә буын үсеп, канат ныгытып, зур тормышка аяк баскан, директорлар алышынган, укытучылар коллективы яңарган... Мәктәп тарихы районның катлаулы тарихы белән үрелеп барган.
17-18 октябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институты “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” II халыкара фәнни-гамәли форумы уздыра.
17 октябрьдә форумның тантаналы ачылышы, пленар утырыш, түгәрәк өстәл утырышы планлаштырылган, 18е – форум чаралары, ябылу тантанасы.

8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Казан федераль университетының Физика институтында “КФУ-Аджилент” үзәген рәсми ачу тантанасы булып, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, “Agilent Technologies” компаниясенең вице-президенты һәм Европа, Якын Көнчыгыш, Африка төбәкләрендә җиһазлар сату буенча генераль директоры Бенуа Нил, “Ростехнологии” дәүләт корпорациясенең ТР буенча вәкиле Сергей Загайнов, университет галимнәре катнашты.
Буа районы мәдәният йортында укытучыларны тәбрикләделәр. Чараны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов ачып җибәрде, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләр порталы.
“Сез - кешелекне белемле, аңлы итүче олы хөрмәткә лаек һөнәр ияләре. Укучы күңеленә “чиста биттән язып” тәрбияле, белемле, шәфкатьле чын Кеше тәрбияләргә омтыласыз. Без барыбыз да гомеребез буе Сезнең укучыларыгыз булып калабыз һәм еллар аша алдыгызда баш иябез.
«Актаныш авылы җирлекара үзәк китапханәсе” муниципаль бюджет оешмасына узган атнада Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан “Татарстанда татар телен үстерү программа”сы нигезендә 46 мең сумлык китап кайтартылды, ә тулаем, 2013 елда 1 785916 сумлык китап алынган.

5
октябрь, 2013 ел
шимбә
Хөрмәтле мөгаллим һәм мөгаллимәләр!
Хөрмәтле хезмәт ветераннары!

Гыйлемгә, рухи, мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләргә ия булган олуг затлар! Сез язмышыгызны кешеләргә мәгърифәт өләшү дигән изге хезмәт белән бәйләгәнсез. Укытучы һәрвакыт югары рухи көч, эрудиция, зыялылык һәм иҗади януның үрнәге булды. Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – зирәк остазларыбыз чәчкән орлыклар.

4
октябрь, 2013 ел
җомга
Казанда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының зәвык белән эшләнгән залында узган Укытучы көне күпләр күңеленә миллилеге, республика мәгариф системасының гасырлар төпкеленнән килгән традицияләрнең саклавы, аларның заман технолгияләре белән гармонияле үрелеп баруы турында сөйләүче чара буларак кереп калыр. Тантана башында күрсәтелгән, илнең икътисади нигезе мәктәптә үк салынуы, казанышлары нәкъ менә укытучылары белән бәйле икәнлеге турында сөйләгән фильм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка да тәэсир итте.
Укытучылар көне уңаеннан Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән мәгариф хезмәткәрләренең хәле, аларны нинди яңалыклар көтүе, хезмәт хаклары, яшь кадрлар һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләштек.
Казанда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының зәвык белән эшләнгән залында узган Укытучы көнендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстан укытучыларына теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International