Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казанда Укытучылар көненә багышланган тантана узды
2013 елның 4 октябре, җомга
Казанда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының зәвык белән эшләнгән залында узган Укытучы көне күпләр күңеленә миллилеге, республика мәгариф системасының гасырлар төпкеленнән килгән традицияләрнең саклавы, аларның заман технолгияләре белән гармонияле үрелеп баруы турында сөйләүче чара буларак кереп калыр. Тантана башында күрсәтелгән, илнең икътисади нигезе мәктәптә үк салынуы, казанышлары нәкъ менә укытучылары белән бәйле икәнлеге турында сөйләгән фильм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка да тәэсир итте.
“Бу кыска гына фильм безнең белем бирү системасының нинди икәнлеген, аның ничек барлыкка килүен, анда кемнәр эшләвен ачык күрсәтте. Республика потенциалы, нәтиҗәләр һәм уңышларыбыз - боларның барысы да кешеләр һәм белем бирү потенциалы өчен эшли. Мин теге яки бу төбәк үсешенә күп факторлар йогынты ясый дип уйлыйм. Берәүләр моны чимал базасы ди, икенчеләр сәнәгать базасы белән бәйләп карый. Әмма моның иң башында ук кеше капиталы, кеше потенциалы тора. Бу кешеләр зур бурычларны хәл итәргә сәләтле. Безнең республикабыз шундый булуы белән монда утыра торган кешеләргә бурычлы. Бик зур рәхмәт сезгә”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент фикеренчә, гомумән алганда, федераль дәрәҗәдә дә, республика күләмендә дә укытучыга мөнәсәбәт үзгәрә бара. Хезмәт хакы буенча да карарлар кабул ителә. “Безнең республикада тормышка ашырыла торган “Бәләкәч”, мәктәпләрне ремонтлау буенча программалар, балалар бакчалары төзү, белем бирүдә яңа технологияләр куллану, дөнья күләмендә танылган партнерларны җәлеп итү – боларның барысы да безгә якын киләчәктә һәм аннан соң да республикага конкурентлыкка сәләтле булып калырга мөмкинлек бирер дип уйлыйм. Бездә булган потенциал, сез балаларга биргән белем ярдәмендә моңа ирешә алырбыз, дип уйлыйм”, - диде Рөстәм Миңнеханов, уктучыларга мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов укытучыларны бәйрәм белән котлап: “Киләчәктә дә республика гөрләп торсын. Сезнең хезмәтегезгә сокланабыз һәм рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде һәм бер төркем укытучыларга Россия һәм Татарстан бүләкләрен тапшырды.
Татарстан Президентыннан иң зур бүләкккә - автомобильгә бүген шулай да Яр Чаллының 26 нчы гимназиясе математика укытучысы, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән бик күп укучылар әзерләп чыгарган педагог Любовь Баева лаек булды. Ул бүләкне алырга чыкканда нык кына каушады, көтелмәгән хәл булуын әйтте, республикада белем бирү системасына карата яхшы мөнәсәбәт өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. Алга таба да укучыларының бик яхшы нәтиҗәләргә ирешүе өчен тырышачагына ышандырды.
Соңгы өч елда гына Любовь Баеваның 44 укытучысы республика олимпиаларында алдынгы урыннарны яулаган, сигезе бөтенроссия бәйгеләрендә җиңү яулаган. Аның укучылары арасында Халыкара шәһәрләр турнирында җиңгән 4 укучы бар. Шулай ук Урал математика турниры, укучыларның бөтенкытай математика олимпиадасы, Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү физика-техник институты, Югары икътисад мәктәбе оештырган бәйгеләрдә дә җиңгән аның укучылары. Бердәм дәүләт имтиханында математика буенча 5 укучысы 100 балл җыйган.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
декабрь, 2025 ел
Татарстанлылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен 2026 елга өстенлекле юнәлешләр сайлады
Татарстанлылар Мәгариф һәм фән министрлыгының киләсе елда беренче чиратта нәрсәләрне эшләргә тиешлеген билгеләде.
18
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру планнары турында сөйләделәр
Татарстанда 2026 елда «Яшьләр һәм балалар» һәм «Гаилә» илкүләм проектлары кысаларында 36 мәктәпкә һәм 6 балалар бакчасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
17
декабрь, 2025 ел
Бөгелмәдә «Физик-математик алгарыш» проектының иң яхшы практикалары турында фикер алыштылар
16 декабрьдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Бөгелмә районына визиты булды.
НДПУ магистры Анастасия Гайфетдинова ТР Һөнәри белем бирү оешмалары арасында елның иң яхшы яшь укытучысы дип танылды
Педагогика һәм психология факультеты Анастасия Гайфетдинова ТР Һөнәри белем бирү оешмалары арасында “Елның иң яхшы яшь укытучысы” республика конкурсында катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз