3 октябрьдә «Россиянең иң яхшы укытучысы – 2021» конкурсының биш призеры исемнәре билгеле булачак

2021 елның 2 октябре, шимбә

3 октябрьдә «Россиянең иң яхшы укытучысы – 2021» конкурсының биш призеры исемнәре билгеле булачак. Исегезгә төшерәбез, Татарстанны 122-нче номерлы Казан мәктәбенең инглиз теле укытучысы Мария Голованова тәкъдим итә. Һәм ул инде Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды.

29 сентябрьдә Ростов-на-Донуда 11-нче номерлы лицей мәйданчыгында 2021 елда Россиянең 15 иң яхшы укытучысының исемнәре игълан ителде. Сынау нәтиҗәләре буенча жюри киләсе турга узган катнашучыларны билгеләде. 15 лауреат арасына Мария Голованова да керде.

Финалга чыгучылар арасында конкурс сынаулары дәвам итә. Шулай итеп, кичә ярышларның беренче өлеше – «Дәрес» үтте. Бу этапта Мария Вячеславовна үзенең профессиональ һәм шәхси сыйфатларын күрсәтте.

Мария Голованова унбер ел инглиз теле укытучысы булып эшли. Ул Казан педагогика институтын тәмамлаган. Ул үзе нәсел табиблары гаиләсеннән, әмма үзенең һөнәри тормышын балаларны укытуга багышларга булган. Без Марияга уңышлар телибез һәм аның җиңүенә өметләнәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International