Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

30 сентябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча белем бирү сыйфатын мониторинглау республика үзәге базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышта статс-сәркатип – мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Сергей Рукавишников, хокук саклау органнары, ТР Президенты Аппараты, иҗтимагый оешмалар, фәнни һәм һөнәри педагогик берләшмәләр вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында коррупция очракларына кагылышлы чыгышлар тыңланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International