25 сентябрьдә "Казан" Агросәнәгать паркы базасында «Осталар шәһәре» республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре ярминкәсе узды.
Чарада республиканың 43 муниципаль районы, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре катнашты. Ярминкәне оештыру һәм үткәрүдә 300 дән артык мәгариф оешмасы һәм 330 автотранспорт берәмлеге җәлеп ителде.
Ярминкәдә сатылган продукциянең гомуми бәясе 4 млн. сумнан артык тәшкил итте.