5 октябрьдә Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Халыкара Укытучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узачак.
Чарада 450 кеше, шул исәптән республиканың барлык районнарыннан укытучылар, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, шулай ук мәгариф өлкәсендә идарә итүче җитәкчеләр катнашачак.
Чара кысаларында мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткән иң яхшы укытучыларны һәм мәктәп, көллият, техникум җитәкчеләрен дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән бүләкләү тантанасы планлаштырылган.
Бәйрәм тантанасының телевизион версиясен танылган сәнгать эшлеклеләре, Эльмира Кәлимуллина, Зәйнәп Фәрхетдинова, Ришат Төхвәтуллин, Илсөя Бәдретдинова һ.б. танылган башкаручылар һәм эстрада артистлары катнашында Мәскәү вакыты белән «ТНВ» телеканалы 9 октябрьдә 13.45, 20.30 да тәкъдим итәчәк.