Казанда 9-11 сыйныф укучылары өчен «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының ярымфиналы башланды

2021 елның 1 октябре, җомга

30 сентябрьдә Казанда Идел буе федераль округының югары сыйныф укучылары өчен «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының ярымфиналы – «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проекты ачылды.

«Зур тәнәфес» ярымфиналына илнең барлык төбәкләреннән 9-11 сыйныф укучылары чыкты. Ярымфиналда Казанда Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Саратов, Свердловск, Ульяновск, Пенза өлкәләреннән, Башкортостан, Марий Эл, Мордовия, Татарстан, Пермь крае, Удмуртия һәм Чуваш Республикаларыннан өлкән сыйныф укучылары катнаша. Ярымфиналны ачу тантанасы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты территориясендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International