Татарстан Республикасының өч вәкиле «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

2021 елның 3 октябре, якшәмбе

Мәскәүдә "Минем горурлыгым. Минем илем. Минем кече Ватаным" Бөтенроссия конкурсында катнашучылар өчен "Минем илем – минем Россиям" – "Россия – мөмкинлекләр иле" Президент платформасы проектларының берсе ахырына якынлашты.

Чара кысаларында "Минем горурлыгым. Минем кече ватаным. Минем илем" һәм " Минем тарихым. Минем космос" номинациялшренә йомгак ясалды.

Онлайн һәм офлайн форматларда узган яклау нәтиҗәләре буенча 23 җиңүче билгеләнде. Алар арасында Татарстан Республикасының берьюлы өч вәкиле – Наилә Кәримова, Рената Хәкетдинова һәм Руслан Матурин бар иде.

Без аларны лаеклы җиңүләре белән тәбрик итәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International