Безнең Мария Голованова Россиянең иң яхшы укытучылары бишлегенә керде

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Әле генә Ростов-Донда «Россия Ел укытучысы – 2021» Бөтенроссия конкурсында биш призерның исемнәре игълан ителде, аларга махсус символик бүләк – кече Бәллүр пеликан тапшырылды.

Призерлар:
Артем Барат, Капцовлар исемендәге 1520-нче номерлы мәктәпнең физика укытучысы (Мәскәү);
Мария Голованова, Казан шәһәренең Ж. А. Зайцева исемендәге 122-нче номерлы гимназиясенең Инглиз теле укытучысы (Татарстан);
Екатерина Костылева, Төмән шәһәренең 16 нчы гимназиясенең физика укытучысы (Төмән өлкәсе);
Дмитрий Морозов, Хабаровск шәһәренең 38 нче мәктәбе тарих укытучысы (Хабаровск крае);
Анастасия Шрамко, РФ Герое Владимир Васильевич Нургалиев исемендәге 14 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы (Ставрополь крае).

Хәзер алар финал сынау – «Ел укытучысына сорау» матбугат конференциясендә катнашачаклар, шуннан соң без инде 5 октябрьдә үк конкурста җиңүченең исемен беләчәкбез!

Призерларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International