Алабуга балалар йортында "Ләкләк көне" үткәрелде

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаилә коруга ярдәм итү максатыннан Алабуга балалар йорты базасында «Ләкләк көне» узды.

Яр Чаллы шәһәренең гаилә коруга ярдәм итү үзәгенең тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбенә йөрүчеләр һәм тәрбиягә бала алган ата-аналар белән учреждениедә тәрбияләнүчеләр белән таныша алдылар.

Балалар йорты директоры Гелия Шәрипова кандидатларга балаларның видеоанкетасы күрсәтте һәм һәр тәрбияләнүче турында сөйләде. Балалар курчак театры чыгышын әзерләделәр, кандидатлар балалар белән бергә уртак уеннарда катнаштылар, алар ярдәмендә балалар һәм өлкәннәр якыннанрак таныша алдылар.

Ахырда учреждение хезмәткәрләре кунаклар һәм тәрбияләнүчеләр өчен тиредән брелоклар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

 Бәйрәм җылы, дустанә шартларда узды, ә аннан соң кандидатлар балалар белән аралаштылар һәм аларга зур булмаган бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International