4 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр Сочи шәһәрендә «Россия Ел тәрбиячесе – 2021» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы старт ала.
Татарстан Республикасыннан Республика конкурсы җиңүчесе Цыганова Виктория Владимировна, Лениногорск муниципаль районының 10 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе катнашты.
Йомгаклау этабында катнашучыларга өч конкурс сынавы узарга туры киләчәк: "Минем педагогик табышым", "Балалар белән педагогик чара, "Педагог остаханәсе" һәм "Ток-шоу".
Финалда конкурс лауреатлары «Минем иң яхшы проектым» нотык-презентациясен күрсәтәчәкләр һәм «Профессиональ сөйләшү»ток-шоуында катнашачаклар.
Конкурсның йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча гомуми рейтингта иң күп балл җыйган катнашучы җиңүче булачак.
Конкурсны ябу тантанасы, җиңүчене игълан итү, лауреатларны һәм катнашучыларны бүләкләү 8 октябрьдә булачак.