Бүген Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучыларның һөнәри бәйрәме алдыннан бер төркем авыл мөгаллимнәрен мәҗлескә дәште. Алар — гадәти укытучылар түгел: Министрлык, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә «Мәгариф» журналы редакциясе оештырган «Авыл укытучысы — 2021» бәйгесе җиңүчеләре. Укытучыларны кайнар котлаганнан соң, Илсур Гәрәй улы бәйгене оештыручыларга, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишевага, жюри рәисе Рәсимә Шәмсетдиновага, мәҗлескә җыелган һәр укытучыга сүз бирде һәм эчкерсез әңгәмә башланды. Халкыбызның милли ашлары белән чәй эчеп, һәркайсы үзенең мәктәпкә килү тарихын сөйләде, бүгенге көндәге эшчәнлекләре белән таныштырды. Аларның сөйләгәннәре бер-берләрен тулыландырып барган олы бер хикәягә тиң иде. Шуларның берсен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Ул III урынны алган Арча районындагы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Фоат кызы Вәлиева.
— Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән белем бирәм. Арча педучилищесын тәмамлаганнан соң шушы авылга эшкә килгән идем, менә 24 ел яраткан мәктәбемдә, яраткан хезмәтемдә, — диде ул.
— Мәктәбебез – рус мәктәбе, шулай булса да укучылар татар телен бик яратып, теләп өйрәнәләр. Мәктәбебездә 4 сыйныфта тәрбия эшләре татар телендә алып барыла. Рус милләтеннән булган балалар да, аларның әти-әниләре дә телне өйрәнүгә каршы килмиләр. Ел саен республика олимпиадаларында татар теленнән олимпиадаларда укучыларыбыз җиңүгә ирешә, димәк, телебез белән кызыксыну, телне өйрәнүгә ихтыяҗ бар дигән сүз.
Укытучы үз казанында гына кайнарга тиеш түгел. Ул һәрчак үсештә булырга, заман белән бергә атларга тиеш. Һөнәри бәйгеләрдә катнашып, без тәҗрибә туплыйбыз, үзебезнең эшчәнлегебезгә нәтиҗә ясыйбыз. «Авыл укытучысы» бәйгесенә килгәндә, бик күп яшьләр шәһәрләргә таралып, авылларда мәктәпләр ябылу куркынычы артканда, авыл шартларында да җәмгыятькә файдалы шәхес тәрбияләү мөмкин дигән фикерне хуплаган әлеге бәйгене үткәрүнең әһәмияте бәяләп бетергесез.
«Авыл укытучысы» бәйгесендә мин 2 нче тапкыр катнашам. Беренче тапкыр 2017 елда катнашкан идем. Ул вакытта чыныгу алдым. Бәйгедә берничә тапкыр катнашкан укытучылар белән аралашканнан соң, аларның киңәшенә колак салып, үземне янә бер тапкыр сынап карарга ниятләдем. Әлеге бәйге миңа талантлы педагоглар белән танышу һәм дуслашу мөмкинлеге бирде. Әле бүген дә “Авыл укытучысы” бәйгесеннән алган тәэсирләр белән яшим. Беренче чиратта, мин бу тәҗрибә уртаклашу бәйрәменнән авылда эшләүче хезмәттәшләремә соклану һәм горурлану хисләре белән кайттым. Чынлап та, бәйге дип түгел, ә бәлки «педагогик осталык бәйрәме» дип атар идем бу очрашуны. Ул шулкадәр рәхәт, дустанә узды: республикабызның төрле районнарынннан җыелган укытучылар булсак та, гомер буе бер-беребезне белгән кебек рәхәт булды, бер-беребез өчен борчылып тордык, уңышлары өчен шатландык, ярдәм итештек. Бәйгенең максаты изге: һәр педагогны уңышка рухландыру, ярдәм кулы сузу, авырлыкларны җиңәргә этәргеч бирү. Конкурс авыл җирлегендә белем бирүче иң яхшы укытучыларның бергәлеген ныгыта.
Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин очрашуга чакырылган укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре һәм «Авыл укытучысы» бәйгесендә җиңүчеләре белән ихлас котлап Дипломнар һәм министрлыкның Мактау грамоталарын тапшырды.
Форсаттан файдаланып, барлык мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәме белән тәбрик итәбез, – диделәр очрашуга килгән авыл укытучылары. – Исән-имин булыйк, елларыбыз тыныч, гаиләләребез тигез булсын, яраткан хезмәттән тәм табып, балаларның яраткан мөгаллимнәре булып яшәргә насыйп булсын.