Нурлатта капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Нурлатта капиталь ремонттан соң 120 урынга исәпләнгән «Белочка» балалар бакчасы ачылды. 30 елдан артык тарихы булган мәктәпкәчә учреждение беренче тапкыр уңай үзгәрешләр кичерде. 

Иске бинадан стеналар гына калды, калганнары тулысынча яңартылды. Хәзер балалар бакчасын матур һәм заманча фасад, матур элмә такталар һәм каралган территория бизи.

Белем бирү учреждениесенең ачылышы район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашында узды. Алар яңартылган төркемнәрне, дәресләр өчен бүлмәләрне карап чыктылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән аралаштылар, ә музыка залында сабыйлар якты номер күрсәттеләр. 

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин барлык катнашучыларны истәлекле вакыйга белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International