Быел Казан Мэры грантын 509 укытучы алды

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Быел 500-дән артык педагог Казан Мэры грантына ия булды. Бүләкнең күләме укытучы әзерләгән Бөтенроссия олимпиадасында катнашучылар санына турыдан-туры бәйле. Абсолют чемпион быел 2-нче номерлы лицей-интернат укытучысы Җиһаншин Илсур Рөстәм улы булды, ул бөтенроссия дәрәҗәсендәге олимпиадаларда 17 җиңүче һәм призер әзерләде.

Быел укытучыларга грантлар өчен 7,8 млн сум акча җибәрелде. Бүләк түбәндәге күләмдә бирелә:

  • 25 мең сум – мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерларын әзерләгән педагогларга;
  • 15 мең сум – 7-11-нче сыйныф укучылары өчен республика олимпиадасы һәм Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы җиңүчеләре һәм призерларын әзерләгән педагогларга;
  • 5 мең сум – 8-нче сыйныф укучылары өчен республика олимпиадасы, геология,Татарстан тарихы буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән педагогларга.

Грант алучыларның саны елдан ел арта бара. 2019 елда 363 грант алучы булса, 2020 елда – 430, быел Казан Мэры грантын 509 укытучы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International