Татарстанлылар Башкортстанда булып узган "Идел буе кадеты" спартакиадасында уңышлы чыгыш ясадылар

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Башкортстанда «Идел буе кадеты – 2021» округ кадет корпусларының V спартакиадасы узды. Гомумкоманда зачетында Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусы тәрбияләнүчеләре мактаулы дүртенче урынны алды, шулай ук ике дисциплинада җиңү яулады.

Шулай итеп, татарстанлылар пневматик винтовкадан һәм сафтан ату буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Гомумкоманда зачетында Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое В.Г. Стариков исемендәге удмурт кадетлар корпусы тәрбияләнүчеләре җиңү яулады. 

Ярышның ике көне эчендә балалар спорт, иҗади һәм интеллектуаль конкурсларда осталыкларын күрсәттеләр.

Башкортстан буенча баш федераль инспектор Алексей Касьянов спартакиадада катнашучыларны уңышлы чыгышлары белән котлады.

Чараның ябылу тантанасы кадетларны тантаналы марш белән хәрби оркестрның музыкаль озатуы белән тәмамланды, дип хәбәр итә ТР буенча баш федераль инспекторның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International