Яр Чаллыдан яшь җырчы Анастасия Маннапова "Син супер!" җырлау тапшыруында икенче турга үтте. Автошәһәрдә яшәүче кыз «Как жизнь без весны» композициясен башкарды һәм жюри әгъзаларын шаккатырды.
Чыгыш ясаганнан соң, Анастасиянең чыгышын барлык остазлар да югары бәяләде. «Татарстанга карата мәхәббәтемне белдерәсем килә. Минем өчен син искиткеч җырладың. Син Татарстанның киләчәге!» - диде Игорь Крутой.
Әнисе дөрес яшәү рәвеше алып бармау сәбәпле, Настя кечкенәдән әбисе Людмила Богина белән үсә. Настяның әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, тик кайчагында кызы белән аралаша. Кыз бик актив һәм мәрхәмәтле, яхшы укый, дүрт яшьтән вокал белән шөгыльләнә. Ул мәктәп тормышында катнаша, җырлый, рәсем ясый һәм сәнгать мәктәбенә йөри. Шәһәр һәм республика конкурсларында катнаша. Оныгының чыгышын караган вакытта, әбисе күз яшьләрен тыя алмый. Ул аның белән бик горурлана!
5 сентябрьдә НТВ телеканалында «Син супер!» җыр бәйгесе башланып китте. Конкурста Россиянең 27 төбәгеннән килгән балалар катнаша.