Бүген Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында «Россия Ел укытучысы – 2021» Бөтенроссия конкурсы финалистлары өчен «Заманча педагогик белем бирү технологияләре, методикалар, инструментлар» дигән белем бирү-методик чара узачак.
Әлеге чара кысаларында башлангыч мәктәп, инглиз теле, әдәбият һәм рус теле, математика, информатика, тарих, география укытучылары өчен фән сессияләре узачак.
Экспертлар һәм Мәскәүнең әйдәп баручы мәктәпләре укытучылары бөтен илдәге коллегалары белән фәннәрне укытуның актуаль проблемалары, яңа технологияләр, методикалар һәм уңышлы практикалар турында фикер алышачак.
Дата һәм вакыты: 2021 елның 6 октябре, 9:00-16:00.
Үткәрү урыны: "Крокус Экспо", "Атмосфера" залы.