Анда Лениногорскидан Виктория Цыганова катнаша.
Сочида "Ел тәрбиячесе" XII Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы башланды.
5-6 октябрьдә узачак йомгаклау этабында катнашучыларга өч конкурс сынавы узарга туры киләчәк: "Минем педагогик табышым", "Балалар белән педагогик чара", "Педагог остаханәсе" һәм "Ток-шоу". Конкурста Татарстан вәкиле – Лениногорск районының 10 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Виктория Цыганова катнаша.
Финалда конкурс лауреатлары «Минем иң яхшы проектым» нотык-презентациясен күрсәтәчәкләр һәм «профессиональ сөйләшү»ток-шоуында катнашачаклар.
Конкурсның йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча гомуми рейтингта иң күп балл җыйган катнашучы җиңүче булачак.
Конкурсны ябу тантанасы, җиңүчене игълан итү, лауреатларны һәм катнашучыларны бүләкләү 8 октябрьдә булачак.