Беренче Бөтенроссия педагогик диктантына теркәлү башланды, дип хәбәр итә педиктантның матбугат хезмәте.
Чарада катнашу педагогларга үзләренең һөнәри тәҗрибәләре белән уртаклашырга, үз компетенцияләрен бәяләргә һәм үсеш белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк.
«Балалар ничек уйлый» темасына беренче Бөтенроссия педагогик диктанты 16 октябрьдә Россиянең барлык төбәкләрендә «Россия - минем тарихым» мәгариф үзәкләре һәм педагогика югары уку йортлары мәйданчыкларында онлайн-һәм офлайн – форматта узачак.
Чараны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм «Россия – минем тарихым» методик үзәге оештыра.