Сыйныф җитәкчеләре форумында укытучылар өчен файдалы проектлар тәкъдим итәчәкләр

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

9-10 октябрьдә Мәскәүдә беренче Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләренең форумы узачак. Ул Россия мәгарифенең Глобаль конкуренциягә сәләтлелеген тәэмин итүгә һәм Россия Федерациясе халыкларының рухи-әхлакый кыйммәтләре нигезендә гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән мәктәп белеме активистларын берләштерәчәк.

Форумга илнең барлык почмакларыннан 21 345 гариза килгән. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча чарада илнең 85 регионыннан һәм Байконур шәһәреннән 1000 педагог катнашачак. Форумның иң өлкән катнашучысына 71 яшь, иң яшенә - 20 яшь. Катнашучылар арасында махсус балалар белән эшләү буенча белгечләр, кадет сыйныфларының сыйныф җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча киңәшчеләр, мәктәптә педагогик һәм административ йөкләнешне бергә алып баручы укытучылар һәм башкалар бар.

Инде бүген үк Форум тирәсендә оештырылган берләшмә актив үсеш ала: 8000ләп сыйныф җитәкчесе көн саен аралашалар һәм Вконтакте форумында үз проектларын булдыралар .https://vk.com/vfkr_ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International