Татарстанда сәләтле укучылар өчен хокук буенча уку җыеннары башланды

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

«Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында хокук буенча республика профиль сменасы уза. Ул 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Уку-тренировка җыеннарында әлеге фән өлкәсендә танылган сәләтләр күрсәткән 7-9 сыйныф укучылары, 2020-2021 уку елы буенча мәктәп олимпиадасының мәктәп этабы җиңүчеләре һәм призерлары катнаша.

Катнашучыларны хокук буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасына тирәнтен әзерлеккә юнәлдерелгән киң уку программасы, шулай ук шәһәр читендәге балалар лагереның уңайлы атмосферасы көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International