«Яшь профессионаллар» (Ворлдскиллс Россия) хәрәкәтенең иң яхшы 100 мәгариф оешмасы исемлегенә кергән Татарстан Һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләренә махсус дипломнар тапшырылды. Шулай ук дәүләт һәм ведомство бүләкләренә Татарстанның ике көллияте директорлары лаек булды.
Хезмәттәге казанышлары һәм мәгариф өлкәсендә озак еллар дәвам иткән хезмәте өчен Россия Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» аерым хөрмәтләү билгесе белән Казан төзелеш көллияте директоры Александр Проснев бүләкләнде.
Яшь педагогларга ярдәм итүдәге шәхси хезмәтләре өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» аерым хөрмәтләү билгесе белән Аксубай универсаль технологияләр техникумы директоры Фәргать Әюпов бүләкләнде.
Бүләкләү 5 октябрьдә Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында узды.
Шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Россия Федерациясендә «Ворлдскиллс» хәрәкәте чараларын һәм проектларын гамәлгә ашыручы иң яхшы 100 Урта һөнәри белем бирү оешмасы Топ-100 дипломнарын тапшырды.
Дипломнар белән Казан педагогика көллияте директоры Әнфисә Җәләлова, Әлмәт политехника техникумы җитәкчесе Илдар Баһманов, Арча педагогика көллияте директоры бүләкләнде. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илнара Гарипова, Яр Чаллы политехника көллияте башлыгы Илдар Ганиев, Яр Чаллы педагогика көллияте директоры Әлфия Галиева, Тәтеш дәүләт гражданнар яклау көллияте директоры Татьяна Адаева, Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы халыкара компетенцияләр үзәге директоры Юрий Багров катнашты.