Мәгариф министры Бөтенроссия эксперт педагогика советының көнүзәк утырышын уздырачак

2021 елның 8 октябре, җомга

9-10 октябрьдә Мәскәүдә Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумы кысаларында Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов рәислегендә Бөтенроссия эксперт педагогик советының чираттагы утырышы узачак.

Чара укытучылар атналыгы кысаларында узачак.

Утырышта катнашучылар мәктәптә тәрбия бирү, яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру, цифрлы белем бирү мохите, «Сфера» мәгълүмати-коммуникацион платформасын апробацияләү кебек актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачак.

Эшлекле программа кысаларында «Россия тарихында укытучының роле» мультимедиа күргәзмәсенә һәм «Техноград» инновацион-белем бирү комплексына экскурсияләр, Дәүләт Кремль сараенда узачак укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашу планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International