Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен семинар үткәрәчәк

2021 елның 8 октябре, җомга

28 октябрьдә Татарстан мәктәпләренең тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен «Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә функциональ грамоталылыкны формалаштыру» республика семинары узачак.

Семинар укытучыларның һөнәри компетенцияләрен арттыру, укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру мәсьәләләре буенча үткәрелә.

Семинар кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының заманча белем бирү технологияләре кафедрасы мөдире Дмитрий Улбутов һәм Лениногорск районы гомуми белем бирү оешмаларының әйдәп баручы тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары чыгышлары планлаштырылган. Семинарда 100гә якын кеше катнашыр дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International