Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Бөтенроссия форумы кысаларында "Татар теле һәм әдәбиятын укытуга ирләрчә бер караш" дигән “түгәрәк өстәл” утырышы узды
2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда туган тел укытучылары һәм укучылар катнашында Туган тел көненә багышланган бөтенроссия форумы узды. Аның эшендә ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Бөтен Россия буенча туган телләрне укытучылар, бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда җиңү яулаган студентлар һәм мәктәп укучылары, фән һәм мәдәният әһелләре, ТР Халыклары ассамблеясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасындагы тантанага җыелды.
Форум ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан туган тел һәм әдәбияты укытучыларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен гомумиләштерү, яшь буында туган телгә кызыксыну уяту максатыннан, берничә ел дәвамында оештырылып килә, дип хәбәр итте министрлык матбугат хезмәте.
Әлеге җыен кысаларында бүген ТР Дәүләт Советында беренче тапкыр ир-ат укытучылар катнашында "Татар теле һәм әдәбиятын укытуга ирләрчә бер караш" дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Укытучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү процессын укыту-методик әсбаблар белән тәэмин итү секторы җитәкчесе Әнисә Морозова сәламләде.
Вице-спикер билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы мәктәпләрендә 4935 татар теле һәм әдәбияты укытучысы белем бирә. ТР Дәүләт Советы, милли сәясәт һәм федераль законнарга таянып, мәгариф үсешенә йогынты ясый торган законнар кабул итә. “Җәмгыятебезнең күпмилләтле булуы сәбәпле, һәркемгә ошарлык закон эшләү бик авыр”, - диде Римма Ратникова. Әмма парламент татар теленең статусын ныгыту өчен кулдан килгәннең барын да эшли.
Римма Ратникова сүзләренчә, татар телен укытуга демография белән бәйле вәзгыять тә зур йогынты ясый. Узган ел белән чагыштырганда, республика мәктәпләрендә укучылар саны 228 меңгә, татар балалары саны 42 процентка кимегән. “Әгәр 1998 елда 1129 татар мәктәбе булса, 2012 елда бары тик 854 кенә калды”, – дип белдерде вице-спикер.
Очрашу вакытында укытучылар татар теле һәм әдәбияты буенча программалар, белем бирү стандартлары, Бердәм дәүләт имтиханы формасындагы чыгарылыш имтиханнарын рус телендә тапшыру, татар телен өйрәтү методикаларын камилләштерү, рус телле балаларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуы булмау һәм укытучыларның хезмәт хакы түбән булуга кагылышлы мәсьәләләрне күтәреп бәхәсләште, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге.
Туган тел буенча бәйге һәм олимпиадаларда җиңү яулаган өчен дипломнарны форум вакытында ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, парламент депутаты Роберт Миңнуллин тапшырды. Форум кысаларында остаз мәктәпләре дә оештырылды.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Илсур Һадиуллин «Россия — Ислам дөньясы: КАЗАНФОРУМ 2026» Халыкара икътисади форумы кысаларында Судан делегациясе белән очрашты
14 майда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында «Россия — Ислам дөньясы: КАЗАНФОРУМ 2026» Халыкара икътисади форумы кысаларында Судан Республикасының мәгариф министры Духами Эльзейн Хагр Мөхәммәд җитәкчелегендәге делегация белән очрашу узды.
Ата-аналар берләшмәләре инициативалары конкурсына гаризалар кабул итү 29 майга кадәр озайтылды
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Белем» (Знание) җәмгыяте тарафыннан оештырылган ата-аналар берләшмәләре инициативалары конкурсында катнашу өчен гаризаларны 29 майга кадәр тапшырырга мөмкин.
14
май, 2026 ел
Казанда Кирилло- Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары узды
14 майда Казанның Совет районы 93 нче гимназиясе базасында славян язмасы һәм мәдәнияте көненә багышланган XXIII Республика Кирилло- Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары узды.
Ямаширмәнең «Йолдыз» балалар бакчасында «Иң милли тәрбияче-2026» конкурсына нәтиҗә ясалды
Мәктәпкәчә белем бирү елы кысаларында Биектау районы Ямаширмә авылының «Йолдыз» балалар бакчасында «Иң милли тәрбияче-2026» республика конкурсының йомгаклау чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз