Юдино бистәсендә капиталь ремонттан соң «Раушан» дип аталган катнаш төрдәге 417-нче номерлы балалар бакчасы ачылды. Ул 90 нчы елларга кадәр комсомол райкомы булган ике катлы бинада урнашкан.
Балалар бакчасында капиталь ремонт узган елның маенда башланды һәм сентябрь башында тәмамланды.
Учреждениенең проект егәрлеге-100 кеше, хәер, кирәк булганда ул 150гә кадәр баланы кабул итә ала.
Балалар бакчасының беренче катында ике төркемле бүлмә, азык-төлек блогы, медицина блогы, кер юу бүлмәсе, логопед кабинеты, саклау бүлмәсе урнашкан. Һәр бүлмә видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган. Оешманың икенче катында шулай ук ике төркемле бүлмә, музыка залы, спорт, методик кабинет урнашкан.
Хәзер Казанда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы ахырына якынлаша. Быел барлыгы 2,5 мең урынга исәпләнгән 15 балалар бакчасы капиталь ремонтланды.