Юдинода техник тайпылышлы өстәмә белем бирү үзәге барлыкка киләчәк

2021 елның 9 октябре, шимбә

Юдино бистәсендә балалар өчен «Пространство» исеме астында өстәмә белем бирү үзәге төзелә. Ул төзелә торган торак йортның беренче һәм икенче катларында урнашачак. Анда спорт, иҗат һәм техник фәннәр белән шөгыльләнергә мөмкин булачак, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да өйрәнә алачак – алар өчен учреждениедә барлык кирәкле шартлар да тудырылачак. 

Гомуми мәйданы 2 558,42 кв. м булган өстәмә белем бирү үзәгендә табигый фәннәр һәм цифрлы технологияләр укытуда төп юнәлеш итү планлаштырыла. Шулай итеп, тәрбияләнүчеләр өчен робототехника, автотехника, аэротехника, IT, модельләштерү һәм проектлау буенча дәресләр үткәреләчәк. Шулай ук балалар иҗат – Рәсем сәнгате, хореография, музыка һәм спорт белән шөгыльләнәчәк.

Киләчәк үзәкнең проекты инклюзив укыту өчен барлык ихтыяҗларны исәпкә алып эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International