Сораштыру: мәктәпкәчә яшьтәге балалар күбрәк бию, йөзү һәм мәктәпкә әзерлек белән шөгыльләнә

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Татарстан әти-әниләре балаларны биюләргә — 27%, йөзү — 22% һәм мәктәпкә әзерлек курсларына-17% җибәрә. Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар көрәшкә дә еш йөри — 16%, гимнастика һәм рәсем ясау — 11%, диелә SuperJob тикшеренүендә.

Моннан тыш, сабыйларны еш кына инглиз, футбол, җырлау һәм логопед белән дәресләргә дә яздыралар. Әти-әниләрнең 4 проценты балаларны робот техникасы түгәрәкләренә, ә 3 проценты театр студияләренә һәм шахмат буенча күнегүләргә җибәрүләре турында сөйләделәр. Хоккейга әвәләп ясау өчен 2шәр процент туры килгән.

Җиде яшьтән алып 12 яшькә кадәрге мәктәп укучылары буенча хәл бераз башкачарак күренә. Биредә йөзү һәм көрәш беренче урында тора, алар белән яшь татарстанлыларның 19% ы шөгыльләнә, алга таба чит телләр, биюләр, рәсем — 16% ы һәм музыка — 13% ы килә. Инглиз теленнән тыш, алар француз, кытай һәм алман телләрен өйрәнә. Шулай ук ата-аналар аларны робототехника һәм театр түгәрәкләренә, волейбол секцияләренә, шахмат һәм математика буенча өстәмә дәресләргә озаталар.

Тагын 8% балалар волейбол секцияләренә йөри, 5% дәрестән тыш вакытта театр студияләрендә шөгыльләнә. Шахмат, баскетбол һәм программалаштыру яратучыларга респондентларның 2% ы туры килә. Шулай ук ата-аналарның 2% ы яшүсмерләрне математика буенча өстәмә дәресләргә җибәрүләрен таныды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International