Рөстәм Миңнеханов мәктәп һәм вузларның террорчылыкка каршы якланышы стандартларын эшләргә кушты

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Татарстанда уку йортларын саклауны көчәйтергә, шулай ук мондый объектларның террорчылыкка каршы якланышы стандартларын эшләргә кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юлламасында әнә шундый йөкләмә бирде. 

ТР Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, балалар һәм яшүсмерләрнең тискәре үз-үзләрен тотышы психологик хезмәтләрнең эшен ныгытуны таләп итә. "Гомумән алганда, укытучылар яки мәктәп укучыларыннан килгән барлык сигналларга оператив рәвештә реакция белдерергә, яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне кисәтү белән активрак шөгыльләнергә кирәк. Бу-гаилә, уку йортлары һәм хокук саклау органнарының уртак эше", - дип ассызыклады республика җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International