Татарстан Республикасының барлык белем бирү учреждениеләре Wi-Fi нокталары белән тәэмин ителәчәк. Хәзерге вакытта республиканың барлык мәктәпләре дә заманча уку контенты һәм технологияләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру өчен интернетка тоташтырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең комплекслы бәяләве нигезендә, республиканың 90 мәктәбе генә югары уку нәтиҗәләрен күрсәтә, дип өстәде ул. Шуңа күрә Татарстан алдында калган уку йортларын бу планкага җиткерү бурычы тора.