Рөстәм Миңнеханов: Казанда WorldSkills Бөтенроссия үзәген булдыру кадрлар әзерләүгә ярдәм итәчәк

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Татарстан башкаласында WorldSkills технологияләренең Бөтенроссия үзәге барлыкка киләчәк. Аны булдыру турында Карар WorldSkills берлеге җитәкчелеге белән берлектә кабул ителде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте. 

Спикер сүзләренә караганда, бүген республика алдында җитди чакыру тора — заманча мәгариф системасын икътисадтагы тиз үзгәрешләр һәм таләпләргә яраклаштыру. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Австриядә һөнәри осталык буенча узган Европа чемпионатында Россия җыелма командасы беренче гомумкоманда урынын яулады. Татарстан вәкилләре дә уртак җиңүгә алтын өлеш керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International