"Акыллы" бәйгесендә катнашу өчен гаризалар 19 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Татарстанда «Умник» программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Конкурс яшь инноваторларга һәм галимнәргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Конкурска РФ гражданнары булган 18-30 яшьләрдәге һәм элек анда җиңмәгән кешеләр гариза бирә ала. Катнашучылар үз идеяләрен тасвирларга, актуальлеген нигезләргә һәм проектны якларга тиеш. Конкурс цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, яңа материаллар һәм химия технологияләре, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсларны саклый торган энергетика кебек юнәлешләр буенча үткәрелә, дип хәбәр итә «Идея» Технопаркының матбугат хезмәте.
Фәнни-тикшеренү эшләрен башкару вакыты-24 айдан артык түгел (2 этап-12 ай). Җиңүче 500 мең сум күләмендә грант алачак.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин. Катнашу сораулары буенча «Идея» технопаркына телефон аша мөрәҗәгать итәргә кирәк: +7(843)570-68-50 (93-41), йә электрон почтага язарга: tunakova@tpidea.ru
2020 елда төрле конкурсларда эшмәкәрләр һәм республиканың яшь тикшеренүчеләре инновацияләргә ярдәм итү фондыннан грант ярдәме рәвешендә 700 миллион сум акча алдылар.