Татарстан Республикасында 6 балалар бакчасында ремонтны төгәлләргә кала. Шул ук вакытта 43 балалар бакчасы тулысынча ремонтланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Министр сүзләренә караганда, республика мәгариф өлкәсендә 3 программаны гамәлгә ашыра, агымдагы елда аларга 413 объект кертелгән.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашында, видеоконференция режимында аңа республиканың барлык районнары да кушылды.