БДБ илләренең «Бердәмлектә без көчле!» Халыкара ачык дистанцион (online) конкурсы старт ала

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

БДБ илләренең Халыкара, музыкаль, ел саен уздырыла торган “Бердәмлектә без көчле!” ачык дистанцион (online) конкурсы “Без Бөек Держава өчен” Бөтенроссия музыка проекты кысаларында үткәрелә. 

Конкурс 2021 елның 14 ноябрендә узачак һәм дәүләт бәйрәменә, Халыклар бердәмлеге көненә багышлана. 

БДБ илләре Халыкара, музыкаль, еллык ачык дистанцион (online) бәйгесенең төп максаты - “Бердәмлектә без көчле!” - тугандаш халыкларны берләштерүгә юнәлдерелгән эшне көчәйтү. Конкурста катнашучылар - халык сәнгать иҗаты жанрында эшләүче һәвәскәрләр дә, профессионаллар да була ала, ул үз эченә автор, шигъри, вокаль, музыкаль-инструменталь, хореографик һәм башка сәнгать төрләрен ала. 

Катнашу өчен 1 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр гариза бирергә кирәк (шул көнне дә). Конкурс турында тулырак мәгълүматны file://C://Users/Ilmira.Mustafina/Downloads/50.pdf сылтамасы буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International