«Ел мастеры» беренче Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының финал сынаулары Мәскәүдә старт алды. Чараны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә.
Конкурсның Бөтенроссия этабында Татарстаннан Әлмәт политехника техникумының махсус дисциплиналар укытучысы Данис Миңнегалләмов катнаша, ул «Ел мастеры» республика этабында җиңүче булды.
Финалда катнашучыларның барысы да конкурсның ике этабын узды: сайлап алу һәм региональ этап.
11-14 октябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең иң яхшы уннан артык көллияте финалистларның һөнәри осталыгын күрсәтү өчен үз остаханәләрен, лабораторияләрен һәм аудиторияләрен тәкъдим итәчәк.
Йомгак ясау, ябылу тантанасы һәм җиңүчеләрне игълан итү 15 октябрьдә Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте Йортында узачак.