"Мәгариф" илкүләм проекты буенча Казанда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ике мәктәп җиһазландырылды

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

2021 елда Казанда мөмкинлекләре чикле балалар өчен ике мәктәп җиһазланган — 76 нчы һәм 11-нче номерлы мәктәп. Эшләр «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча башкарылды.

Шулай итеп, белем бирү учреждениеләренә 14 млн. сумнан артык кирәкле җиһазлар сатып алганнар.
Моннан тыш, биредә логопед, психолог һәм дефектолог кабинетлары тулысынча яңартылды, анда сенсор бүлмәләре, интерактив логопед өстәлләре, диагностик коррекция-үсеш комплекслары һәм уникаль җиһазлар барлыкка килде.

Хезмәт остаханәләренә станоклар, тегү машиналары, гладильные системалары һәм җайлаштырылган савыт-саба сатып алганнар.

Мәктәпләрнең өстәмә белем бирү кабинетларында җайлаштырылган музыкаль инструментлар барлыкка килде. Яңартылганнан соң барлык кабинетлар да Smart интерактив комплектлары, ноутбуклар һәм төсле күп функцияле җайланмалар белән җиһазландырылган.

Милли проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International